15% кэшбэк

Татар музыкаль телевизион премиясе TMTV

6+

30 май көнне «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Республиканың музыкаль тормышында көтеп алынган масштаблы чара: Татар музыкаль телеканалы «ТМTV» премияләрен тапшыру тантанасының V церемониясе узачак. «ТМTV» телеканалы 2019 елның иң яхшы җырларына 30 сын тапшырачак.

Заманча эстрада музыкасының масштаблы бәйрәме инде ничәнче ел рәттән тамашачыларны ут, декорацияләр, шоу төрлелеге белән шаккаттыра, быел да «Барс Медиа» компанияләр группасы грандиоз тамаша әзерли! Популяр татар музыкасының тугры тамашачыларын хит-парадларда югары урын алган эстрада йолдызларының истә калырлык чыгышлары көтә: сәхнә бизәлеше, ультразаманча ут һәм визуаль эффектлар, сыйфатлы тавыш, номерларның театраль куелышы, төгәл тайминг һәм, әлбәттә, хитлар, беркемне дә битараф калдырмаячак!

Быел премиянең юбилей чыгарылышы аеруча үзенчәлекле булачак: 30 башкаручы тамашачыга «non-stop» форматында үзләренең музыкаль тарихларын җиткерәчәк, җиңүчеләр 5 номинация буенча билгеләнәчәк. (“Яңа буын”, “Популярлык көрәше” ,“Креатив караш”, “Визуальләштерү”, “Легендалар”), алып баручылар Сез яраткан җырчыларга көтелгән сыннарны тапшырачак!

Премия лауреатлары – ТМTV каналы хит-парадларында катнашкан җырчылар. Әлеге җырчылар өчен беренче тапкыр телеканалда – онлайн форматта тавыш бирү оештырылачак. Экспертлы жюри да үз сүзен әйтәчәк. Һәәәәм!!! Һәм 100% хит дип билгеләнгән җырлар гына зур сәхнәдән яңгырыячак.

Яраткан җырчыларыгыз өчен тавышларны инде март башыннан ук бирә башларга мөмкин булачак.

Нәкъ Сез – тамашачылар, җиңүчене үзегез билгеләп, яраткан җырчыгызга көтелгән, абруйлы премияне бүләк итә алачаксыз!

Гузәл Уразова, Элвин Грей, Айдар Галимов, Ришат Төхвәтуллин, Әнвәр Нургалиев, Зәйнәб Фәтхетдинова, Нәфкать Нигмәтуллин, Иркә, Раяз Фасыйхов, Ризат-Зинира Рамазановлар, Алсу Әбелханова һәм башка популяр җырчылар.

Продолжительность концерта примерно 4 часа, с антрактом.
До 5-ти лет включительно дети проходят бесплатно, не занимая отдельного места. С 6-ти лет необходим билет.
Татар музыкаль телевизион премиясе TMTV

г.Казань, ул.Московская, 3